Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 Май 2019, 11:19

Очрашу ике як өчен дә отышлы булачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында гомумдәүләт проектларының берсе санлы икътисадны үстерүгә багышланды. Башкортстан да бу башлангычка зур теләк белән кушылды һәм әлеге өлкәдә төрле юнәлешләр буенча эш җәелдерелде.

21-23 майда Уфада Германия-Русия форумының яшь лидерлар семинары үтә. Семинарның максаты - ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышу һәм икътисади мөмкинлекләр турында бүлешү.
Семинарда һәр ике яктан икътисад, хокук, журналистика, фән өлкәсендә эшләүче 40тан артык кеше катнаша. Чара кысаларында "Яңа технологияләрнең төбәкне үстерүгә тәэсире", "Конфессияара тотрыклылык Русия йөрәгендә" һәм башка юнәлешләр буенча фикер алышу булачак. Шулай ук анда төбәктәге парламентаризм, авыл хуҗалдыгы, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да сүз булачак.
#национальныепроекты; #зеленаябашкирия
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: