Алар арасында мәгарифне үстерү буенча башлангычлар да бар. Башкортстан әлеге проектларга тиз арада кушылды һәм төбәктә бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да үстерүгә игътибарны арттырды.
Бүген Уфада республика Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган "Башкортстан өмете - 2019" сәләтле балалар форумы үтә. Аның кысаларында Бөтенрусия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучылар да билгеләнә.
Чарада катнашучылар республика Хөкүмәте әгъзалары һәм Башкортстанның югары уку йортлары ректорлары белән дә очраша.
#национальныепроекты; #зеленаябашкирия