Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 11:00

Санлы икътисадтан диктант язып кара!

18 майда старт алган проектның беренче нәтиҗәләре белән хәзер инде танышырга да мөмкин.

Президент Владимир Путин 2018 елгы май указларында 12 юнәлеш буенча үсеш проектлары җәелдерүне ассызыклаган иде. Анда санлы икътисадны үстерү дә зур урын алып тора. Башкортстан да бу башлангычка зур теләк белән кушылды. Мәсәлән, үткән шимбәдә бездә дә халыкның бу өлкәдә белемен арттыруга юнәлтелгән чарага старт бирелде.
18-24 майда һәркем санлы икътисад буенча үзенең белемен тикшереп карый ала. Digital Диктант язуның максаты - русиялеләрдә санлы икътисад мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү, бу челтәрләрдә үзләрен үстерү, яклау һәм әлеге өлкәдә белемне арттыру.
Проектта алынган бәя мөһим түгел. Һәркем бу өлкәдә үзенә нинди белем җитешмәвен ачыкларга тиеш.
Диктант 30 сорауга җавап бирүгә нигезләнгән.
Диктантны цифровойдиктант.рф. #Dд2019 сайты аша да язарга була.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас: