Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 11:03

Русия белән Америка - дус һәм иптәшме?

Русия Президенты Владимир Путин Америка Кушма Штатлары белән эшлекле сөйләшүләргә әзер булуын белдерде. Моның өчен июньдә Япониянең Осако шәһәрендә узачак G20 саммиты мәйданчыгы кулай булачак, дигән фикердә ул.

Дональд Трамп Fox News каналындагы чыгышында Американың моңа кадәр булган президентлары арасында үзен Русиягә карата иң "салкын карашлы" булуын билгели.
Кайбер даирәләрдә үзен "Путин марионеткасы" дип атауларына каршы ул: "Русиягә карата миннән дә каты торучы кеше юк. Ул үзе дә, минем урында Хиллари Клинтон булса, күпкә җиңелрәк булыр иде дип белдерәчәк әле", - ди.
"Аргентинада булырга тиеш очрашуга 24 сәгать калгач, аның планлаштырылмавы билгеле булды. Киләсе очрашу турында Америка ягыннан тәкъдим булырга тиеш", - ди Русия Президентының Матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков.
#ВладимирПутин
Читайте нас: