Президентның матбугат хезмәтеннән билгеле булуынча, Владимир Путин Владимир Зеленскийны бүген түгел, ә бераз соңрак котларга җыена.
- Ул аны Украинаның көньяк-көнчыгышындагы хәлләрне җайга салу, шулай ук, Русия-Украина мөнәсәбәтләрендәге уңай үзгәрешләр белән генә котлаячак, - ди матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков.
Әлегә ике ил арасында иң югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр күзалланмый.