Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 10:47

Мөмкинлекләре чикле түгел, чиксез аларның!

Русия Президенты Владимир Путинный май указларындагы бурычларны гамәлгә ашырып, "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы чараларның берсе буларак, Уфада Башкортстан Республикасы инвалидлары спартакиадасы узачак.

22 майда башкалага хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле булган, шулай ук, ишетү, күрү сәләтен югалткан һәм акыл үсешендә тайпылышлары булган, әмма спортка мөкиббән киткән кешеләр җыела. Шушы үзенчәлекләр исәпкә алынып, бәйге дүрт категориягә бүленәчәк.
Спартакиаданың максаты - Башкортстанда адаптив спортны популярлаштыру, инвалидлар арасында физик культураны һәм спортны үстерүне пропагандалау, шушы юнәлештәге эшчәнлеккә дәүләтнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Бөтенрусия һәм халыкара бәйгеләрдә катнашу өчен Башкортстанның җыелма командасы төзеләчәк.
Бу хакта тулырак:http://mmpsrb.ru/press-centr/novosti/188489
#национальныепроекты
#нацпроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: