Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 10:52

Өмәгә чыксаң, урман тулы - табылдык!

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә. Аңа үз теләге белән кушылучылар да күп.

Башкалада яшәүче Гөлназ Гафиева Үсмерләр китапханәсе янында Блюхер урамындагы урманны чүп-чардан чистартуны оештырган.
- Анда, нигездә, алкогольле эчемлекләрдән бушаган шешәләр, сәрхүшләрнең өс-баш киемнәре табыла. Күптән түгел без кайчандыр кыйммәтле генә булган сумка да табып алдык, - ди ул. - Хәзер табылдыкларны сортларга аеру мөмкинлеге туды.
Моның өчен ул дусты Тимур белән Инстаграмда "Мусор, гудбай!" төркемен булдырган. Аның аша экология өмәләрендә катнашучылар җыелган чүп-чарны алып китәргә әзер махсус хезмәтләр белән элемтәдә тора.
- Урманда капчык күтәреп, чүп-чар җыеп йөрүебезне күрүчеләр безне мактап китә, үзләре дә кушылырга теләк белдерә, әмма, кагыйдә буларак, читтә кала, - ди Гөлназ. - Шәһәр эчендәге агачлыкларда, сәрхүшләрдән бигрәк, шашлык пешерүчеләр чүп-чар калдыра. Без чистартып киткән урында янә чүп өемнәре күрсәң, күңел төшә, кулга эш бармый.
Табигатьтә ял итәргә үзебез белән чүп-чар өчен 2-3 кенә капчык алып чыксак, Гөлназның күңеле күтәренке булыр иде!
#национальныепроекты; #зеленаябашкирия
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: