Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 11:05

Казанда “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) чемпионаты башланды

Республика җыелма командасына сайлап алынган 64 кеше анда осталыгын күрсәтәчәк.

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Бүген Казан шәһәрендә “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионатының Бөтенрусия финалы башланды. Ярышларда Башкортстанның җыелма командасы да катнаша. Команда составындагы 64 кеше 27 компетенция буенча көч сынашачак. Әлеге чара Казан-Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә үтә.
Кичә Республикадан 22 эксперт, төп яшь категориясендә — 19, үсмерләр һәм өлкән яшьтәгеләр категориясендә 8әр катнашучы Татарстанга юлланды.
Төп категориядә катнашучылар 14 компетенция буенча: “Мода технологиясе”, “Мебель җитештерү”, “Ташны архитектур эшкәртү”, “Түбә ябу”, “Челтәрле һәм системалы администраторлык итү”, “Мәгълүмати кабель челтәре”, “Матбугатта басма технологияләр”, “Эретеп ябыштыру технологияләре”, “Веб-дизайн һәм разработка”, “CAD инженерлык дизайны”, “Графика дизайны” һәм “1С платформасында бизнес өчен IT-чишелешләр: Предприятие 8” компетенцияләре буенча көч сынашачак.
14-16 яшьлек үсмерләр - ярышларның 7 төре, ә өлкәннәр 6 компетенция буенча үз осталыгын күрсәтәчәк. Мәсәлән, үсмерләр “Пешекче эше”, “Отельдә администраторлык итү”, “Мебель җитештерү” кебек һөнәрләр буенча көч сынашса, өлкәннәр “Мода технологиясе”, “Парикмахер сәнгате”, “Агач эшкәртү эше” буенча ярышларда катнаша.
Чемпионатның төп бурычы — эшче һөнәрләргә игътибарны арттыру һәм югары һөнәри стандартларны үстерү өчен шартлар тудыру. Һөнәри осталыкта көч сынашучы якташларыбызга уңышлар телибез!
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: