Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2019, 11:07

12 коррекцион мәктәпнең матди-техник базасы яңартыла

Башкортстанда 2019 елда 12 коррекцион мәктәп "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында яңа җиһазлар белән тулыландырылачак. Бу максатка 50 миллион сум акча бүленәчәк.

"2019 елда "Заманча мәктәп" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, сәламәтлек мөмкинлеге чикле балаларга ярдәм итү максатында адаптив гомуми белем бирү программалары белән эш итүче 12 коррекцион учреждениегә федераль һәм республика бюджетларыннан 50,3 миллион сум акча бүленәчәк", - дип хәбәр итә ведомство.
Финанслау коррекцион мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтеләчәк: остаханәләр, педагог-психолог, укытучы-дефектолог, логопед, диагностик комплекслар кабинетлары өчен җиһазлар алыначак. Бу мәктәпләрдә 2,5 мең укучы белем ала.
Мәгълүм булуынча, Президент Владимир Путинның май указына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Бюджет 784,5 миллиард сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә, Русиянең гомуми белем бирү нәтиҗәләре буенча ун алдынгы илләр исәбенә керүе күзаллана.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: