Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВК
ОК
Тат
Рус
Сәясәт
20 Мая 2019, 06:21
Владимир Путин Казахстан Президентын туган көне белән котлады
Бүген ил Президенты Владимир Путин Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевны туган көне белән котлады. Бу дәүләт башлыклары арасында телефоннан сөйләшү барышында булды.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киләсе элемтә май азагында Нур-Солтан шәһәрендә Евразия Югары икътисади советының юбилей утырышына билгеләнгән.
Мәгълүм булуынча, агымдагы елның мартында Касым-Жомарт Токаев Казахстан Президенты вазыйфасына тәгаенләнде. Ул бу вазыйфада ил белән 28 елдан артык идарә иткән Нурсолтан Назарбаевны алыштырды.
#ВладимирПутин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"