Бу өлкәдә Президент программасының төп максаты - яшь галимнәргә проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итү. Мегагрантлар да, Русиянең фәнни тикшеренүләр фонды программасы да озайлы финанслауга, экспертиза үткәрүгә һәм тикшеренү нәтиҗәләренә катгый таләпләргә, игътибарны өстенлекле фәнни-техник юнәлешләргә, стратегик инновацион бурычларны үтәүгә юнәлтүгә нигезләнгән.
- Безнең фән яшьрәк, көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Асылда, Русиянең яңа фәнни географиясе оешып килә: көчле фәнни мәктәпләр Мәскәү белән Петербургта гына түгел, башка шәһәрләрдә дә актив үсешә. Хезмәткәрләрнең яртысыннан күбрәгенә 39 яшь тә тулмаган, - диде Президент.
Ул ил төбәкләрендә фәнни потенциалны ныгыту һәм галимнәргә заманча эш шартлары тудыру дәвам ителәчәген белдерде. Фәнни учреждениеләрнең һәм вузларның приборлар базасы яңартыла башлаган да инде. Шулай ук, ирекле, нәтиҗәле фәнни иҗат бюрократик киртәләрне бетерүне күздә тота.
- Финанслау белән проблема булмаячак, - диде Владимир Путин. - Чыганаклар бар. Ләкин тикшеренүләр кызыклы, максатка ярашлы булырга, аларның нәтиҗәләре үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырырга тиеш.