Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 Май 2019, 11:11

Тиздән Кырым күпереннән поездлар җилдерәчәк

Русия транспорт министры Евгений Дитрих Кырым күперенең тимер юл өлеше графиктан алда ачылачагын белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин төзелешне вакытыннан алда тәмамлау бурычы куйган иде. "Бездә җитәкче йөкләмәсе үтәлергә тиеш," - диде журналистлар белән очрашу вакытында Евгений Дитрих.
Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, поездлар хәрәкәтенең кайчан башлануы хәл ителә. Моның өчен төзелеш белән бәйле кайбер детальләрне ныклап уйлап бетерергә кирәк. График буенча поездлар хәрәкәтен ачу агымдагы елның декабренә билгеләнгән иде.
Кырым белән Краснодар краен тоташтыручы 19 километрлык Кырым күпере Русиядә иң озыннардан санала. Аның автомобиль өлеше узган елның 15 маенда ачылган иде. Күпернең тимер юл өлешендә исә төзелеш эшләре дәвам итә.
#ВладимирПутин
Читайте нас: