Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 Май 2019, 11:15

Путин Зеленскийның инаугурациясенә барамы?

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков бу сорауга болай җавап бирде.

Мәскәү Киевтан Владимир Зеленскийның инаугурациясенә чакыру алмаган.
Песков белдерүенчә, күп илләрдә инаугурация чит илдән кунаклар чакыруны күз уңында тотмый. Украинада бу уңайдан тәҗрибә ниндидер, билгесез.
Шулай ук, Песков Владимир Путин Зеленскийны инаугурация белән котлаячакмы-юкмы икәнен дә әйтәлмәде. Бу Президентның шәхси карары булачак.
Билгеле булуынча, Украинаның яңа Президентының инаугурациясе 20 майда үтәчәк. Зеленский үзе 19ында үткәрергә теләгән иде. Ләкин депутатларның 315е 20 май яклы булган.
#ВладимирПутин
Читайте нас: