Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2019, 11:13

Владимир Путин "Дөреслек һәм чынбарлык" медиафорумында катнашты

Ил Президенты Владимир Путин төбәкләрдәге һәм урыннардагы бәйсез матбугат чараларының "Дөреслек һәм чынбарлык" медиафорумында катнашты.

Гомумрусия халык фронты тарафыннан оештырылган чарада журналистлар, блогерлар, федераль матбугат чараларының баш мөхәррирләре һәм җитәкчеләре гомумдәүләт проектларының гамәлгә ашырылуы һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште.
- Без илне үстерү буенча зур чаралар башладык: бу төзелеш, демография, сәламәтлек саклау, торак һәм башкалар. Янә бер тапкыр ассызыклап үтәм: акча федераль бюджеттан бүленә, ә төп вакыйгалар урыннарда барырга тиеш. Шуңа күрә анда нәрсәләр эшләнгәнен, акчаларның никадәр нәтиҗәле файдаланылуын белү мөһим. Безгә юнәлтелгән чараларның нәтиҗәсе кирәк. Ул нәтиҗәләрне кешеләр тоярга, ил үсәргә, ныгый барырга, көчле һәм яшәү өчен уңайлы булырга тиеш, - диде Владимир Владимирович.
Медиафорумга бөтен ил буйлап диярлек "Дөреслек һәм чынбарлык" конкурсында җиңгән журналистлар җыелды. Аларның һәркайсы үз төбәгннән кызыклы, четерекле, проблемалы темалар, сюжетлар белән килгән. Форум журналистлар күтәргән мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык сөйләшү форматында үтте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: