Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2019, 11:06

Салават предприятиеләре проектка кушылды

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Салаватстекло» һәм «Салават химия заводы» җәмгыятьләре арасында килешүгә кул куелды.

«Салаватстекло» җәмгяте пыяла һәм пыяла продукциясе җитештерә. Табаклы һәм архитектура пыяласы җитештерүдән тыш, компания шулай ук пыяла тара, сыек пыяла силикаты, төзелеш һәм автомобиль пыяласы һәм пыяла пакетлар җитештерү белән шөгыльләнә.
«Салават химия заводы» җәмгыяте продукциясен кулланучылар - дару, төзелеш материаллары, химия һәм башка продукция җитештерүчеләр.
Гомумдәүләт проектында катнашу кысаларында предприятие җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларга методик ярдәм күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге алачак. «Сакчыл җитештерү» коралларын керткәннән соң, компания “Сәнәгатьне үстерү фонды”ның ташламалы займ рәвешендә финанс ярдәменә дәгъва кыла ала (5 елга 1 процент).
Моннан тыш, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча предприятие хезмәткәрләрне яңадан укытуга субсидияләр рәвешендә компенсация чараларын алуга да гариза бирергә мөмкин.
Бүгенге көндә Башкортстан Хөкүмәте гомумдәүләт проектында катнашучыларның яңартылган таләпләренә ярашлы рәвештә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы предприятиелере белән 20 килешү төзеде.
2019 елда максат - республиканың 50 предприятиесен гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: