2024 елга кадәр республикада 798 "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәкләре булдыру каралган. Алар авыл җирлегендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү оешмалары базасында булачак һәм анда 350 мең чамасы бала җәлеп ителәчәк.
"Заманча мәктәп" проекты кысаларында, санлы, табигый фәннәр һәм гумантар профильләренең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру максатыннан, авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә "Технология" предметы өлкәсендә һәм башка предметларның да эчтәлеген һәм укыту методларын, матди-техник базасын яңарту планга кертелгән.
Проект "Кванториум" технопаркы, урта һөнәри һәм югары уку йортлары, икътисад секторы предприятиеләре базасында педагогик хезмәткәрләрнең, шулай ук укыту сыйфатын бәяләү өлкәсендәге педагогларның квалификациясен күтәрүне дә үз эченә алган.