Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2019, 11:08

Проектка тагын бер предприятие кушылды

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 14 майда Башкортостанның тагын бер предприятиесе катнашуы турында килешүгә кул куелды.

Документка республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рәиф Абдрәхимов һем «ГСИ СНЭМА» («ГСИ Спецнефтеэнергомонтажавтоматика») җәмгыяте генеральный директоры Руслан Хәйруллин кул куйдылар.
Компания нефть-газ чыгару, энергетика, суднолар төзү, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә электр-монтажлау эшләре белән шөгыльләнә һәм башка эре сәнәгать объектларын үстерүдә партнер булып тора.
Гомудәүләт проектында катнашу кысаларында предприятие җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларга методик ярдәм күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге алачак. «Сакчыл җитештерү» җиһазларын керткәннән соң, компания “Сәнәгатьне үстерү фонды”ның ташламалы займы рәвешендәге финанс ярдәмгә исәп тота ала (5 елга - 1 процент).
Моннан тыш, эш белән тәэмин итүгә ярдәм буенча предприятие хезмәткәрләрне яңадан укытуга субсидияләр рәвешендә компенсация алуга да гариза бирергә мөмкин.
Бүгенге көндә Башкортстан Хөкүмәте гомудәүләт проектында катнашучыларга карата яңартылган таләпләр нигезендә республика оешмалары белән 20 килешү төзегән. Бу - сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе предприятиеләре.
2019 елга максат - республиканың 50 предприятиесен гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү.
Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы указга кул куйган иде. Мөһим документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне максат итеп куя.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: