Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 10:57

Ворлдскиллс иңнәргә канат куя

Президент Владимир Путинның былтыр 7 майда кабул иткән указына ярашлы, Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шул проектларның берсенә ярашлы, кичә яшь профессионаллар белән очрашу үтте.

Кичә Мәгариф министрлыгында 20-24 майда Казан шәһәрендә үтәчәк “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионаты финалчылары, экспертлары һәм озатып баручылар белән очрашу үтте. Анда мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин катнашты.
Очрашуга Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Октябрьский, Бәләбәй, Салават, Туймазы шәһәрләреннән яшьләр килгән иде. Быел республика данын 64 кешедән торган зур команда яклаячак. Катнашучылар барлыгы 27 компетенция буенча көч сынашса, 16-22 яшьлекләр төп категориядә —14, 14-16 яшьлекләр "Үсмерләр" категориясендә 7 компетенция буенча осталыкларын күрсәтәчәк.
Ярышларда 50+ яшь категориясендәге эшче һөнәр ияләре дә катнаша. Безнең республикадан “Тәҗрибәлеләр осталыгы” буенча төбәк чемпионатында уңышка ирешкән 8 белгеч яшьләр белән бергә Казанга юлланачак.
— Сезнең һәркайсыгызның Бөтенрусия дәрәҗәсендә үз осталыгын күрсәтү мөмкинлеге бар. Анда иң көчлеләр белән көч сынашырга туры киләчәк.Чемпионатта катнашу һөнәри үсеш өчен уңышлы старт булачак һәм сезнең талантны, белемне һәм осталыкны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Сезнең уңыш — ул республика уңышы. Без сезнең белән горурланабыз. Казанда да сынатмассыз дип ышанабыз, — диде Илдар Мәүлетбирдин.
Билгеле булуынча, былтыр Башкортстан командасы, уңышлы чыгыш ясап, финалда 9 медаль яулаган иде. Быел сайлап алу турында безнең һөнәр осталары шулай ук 9 медаль яулап өлгерде. Чемпионатта медальләр саны тагын да артыр дип өметләнәбез һәм уңышлар телибез!
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: