Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 10:52

Владимир Путин Әстерханда киңәшмә уздырды

Анда төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгыту белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Күптән түгел генә булып узган Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет утырышында күтәрелгән мәсьәләләрне исәпкә алып, киңәшмәдә төп программаларны гамәлгә ашыруның төбәк аспектларына аерым игътибар бирелде.
- Төбәктә үсеш өчен яхшы база бар. Аның территориясендә халыкара транспорт юллары уза, углеводородларның перспектив яткылыклары һәм эре нефть-газ комплексы урнашкан. Өлкәнең табигый байлыгы да зур. Кадрлар потенциалын да билгеләп үтәм. Узган елда өлкә күп кенә төп күрсәткечләр буенча уңай динамикага иреште. Сәнәгать җитештерүе - 16,2, авыл хуҗалыгы продукциясе 5,8 процентка арткан. Бу күрсәткечләр Русиядәге уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Шуның белән бергә, төбәктә торак тапшыру һәм тулаем төзелеш темплары Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк, - диде Владимир Путин.
Икътисад үсеше һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен инвестицияләр җәлеп итү, агросәнәгать комплексына, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр эзләү мәсьәләләре дә каралды.
Транспорт инфраструктурасын активрак модернизацияләү, логистика, туризм, азык-төлек сәнәгате кебек перспективалы тармакларның позициясен ныгыту мәсьәләләре күтәрелде.
- Беләм, өлкәдә социаль‑икътисади үсешнең яңа стратегиясе эшләнә. Губернатор вазыйфасын башкаручы Сергей Морозовтан нинди төп максатларга ирешү планлаштырылуын һәм ни аның дәрәҗәдә эшләнүен ишетәсем килә. Биредә җитештерелгән товарларны сәүдә базарына чыгару өчен тиешле инфраструктура булдыру, инвесторларны җәлеп итү өчен махсус шартлар тудыру проблеманы хәл итүнең бер варианты булырга мөмкин. Икенче чишелеш юлы буларак - суднолар төзелешен үстерү. Әстерхан өлкәсе бу өлкәдә әлеге эшнең күптәнге һәм уңышлы тәҗрибәсенә ия. Өченче юнәлеш - юл инфраструктурасын модернизацияләү, - диде Президент.
#ВладимирПутин
Читайте нас: