Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 11:03

Субсидияләр бүлү тәртибе расланды

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, республика Хөкүмәте “Мәшгульлеккә ярдәм итү һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү” төбәк проекты һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” дәүләт проекты кысаларында хезмәткәрләрне яңадан укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча чараларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бүлү тәртибен раслады.

Быел Башкортстан бу максатларга федераль бюджеттан 178 миллион сум акча алачак.
Заявкалар шәһәр һәм районнарныңмәшгульлек үзәкләрендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында алырга мөмкин.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: