"Хөкүмәтнең үз контроль механизмы бар һәм аның рәисе йөкләмәләр үтәлеше статистикасы турында бөтен мәгълүматны алала. Хакимияттә катгый исәп алып баручы контроль идарәсе дә бар", - дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.
Сишәмбе Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге проблема буенча киңәшмә үткәрде. Ул, аерым алганда, Русия Президенты һәм Хөкүмәтенең кайбер йөкләмәләрен башкарганда дисциплинаның түбән булуы өчен федераль һәм төбәк хакимиятләрен тәнкыйтьләде, кайвакыт моның сәбәпләре - объектив факторлар, ә кайвакыт - ялкаулык һәм эшкә салкын караш, дип билгеләп үтте.
- Һичшиксез, кайбер йөкләмәләрнең үтәлешенә игътибар көчәйтелә, башкаручылар кайчагында срокларны озайту инициативасы белән чыга, - диде Песков. - Кайчагында аргументация нигезле дип таныла, кайвакыт юк. Ничек кенә булмасын, Президент "Йөкләмәләрне формаль рәвештә түгел, ә конкрет нәтиҗәләргә ирешкәнче үтәргә кирәк", диде.