Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 10:55

Путин белән Трамп очрашырлармы?

Владимир Путин белән АКШның Дәүләт секретаре Майкл Помпео G20 саммитында Русия һәм АКШ лидерлары арасында очрашу үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Трамп бу хакта үзенең "Твиттер" челтәрендә хәбәр иткән булган.

Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков президентларның ихтимал булган очрашуының теләсә нинди форматына Кремльнең әзер булуын хәбәр итте.
Ушаков бәяләвенчә, Помпео белән очрашуда Путин белән Трампның ихтимал булган очрашуын оештыру мәсьәләсе "гомуми планда" тикшерелде. "Без мондый элемтәләргә һәрвакыт ачык, һәм хәзер америкалылардан Трампның бу уңайдан ясаган тәкъдимен конкретлаштыруларын көтәбез", - дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.
Ушаков әйтүенчә, АКШның Дәүләт секретаре Америка лидерының мондый очрашуда кызыксынуын белдергән. Саммитның ихтимал форматы турында сөйләгәндә, Ушаков Русиянең Америка ягын ишетүе һәм фикер алышырга әзер булуы турында белдерде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: