Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 10:59

Халыкның тормыш шартлары күпкә яхшырырга тиеш

Ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, 2024 елга торак сатып алырдай һәм яшәрдәй шартлар тудырылырга тиеш. Республикада бу уңайдан актив эш җәелдерелде.

“Искергән торак фондының кимүен тәэмин итү” проекты 2019-24 елларга иске торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча төбәк программасын раслауны күздә тота.
Шулай ук, аның кысаларында Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды һәм республиканың муниципаль берәмлекләре белән яшәү өчен яраксыз торак фондыннан 2019-24 елларда халыкны күчерү максатында финанс ярдәме күрсәтү турында 18-19 майда килешү төзеләчәк.
– Республикабызда гражданнарны авария хәлендәге күпфатирлы йортлардан күчерү өчен 43754,75 квадрат метр мәйданда торак төзү һәм сатып алу каралган. Әлеге проект буенча 2595 кеше искергән торак фондыннан күчереләчәк, – ди Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Анастасия Сабликова.
Төбәктә “Ипотека” проекты буенча да актив эшчәнлек җәелдерелде. Проектның төбәк системасы анда катнашучы гражданнар өчен кредит ставкасын киметү механизмнары, торак төзелешен финанслау буенча чараларда катнашучыларның даирәсен киңәйтү хисабына эшләнгән.
Шуңа бәйле ипотека грамоталылыгын арттыру һәм гражданнарны торак төзү, төзекләндерү программасы шартлары белән җентекләп таныштыру өчен “Ипотека шимбәсе” айлык чарасы да үткәрелә.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: