Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май 2019, 11:01

Башкортстанда 135 мең квадрат метр социаль торак төзү каралган

Мәгълүм булуынча, үткән елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында” гы Указга кул куйды. Аны гамәлгә ашыруда Башкортстан да актив катнаша.

Документ нигезендә торак һәм шәһәр мохитен үстерүнең төп 4 юнәлеше билгеләнде: “Торак”, “Яшәү өчен яраксыз булган торак фондының тотрыклы рәвештә кимүен тәэмин итү”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”.
Республикада “Торак” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында 2024 елга кадәр аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү концепциясен гамәлгә ашыру максатында кимендә 135 мең квадрат метр социаль торак төзү каралган. Торак төзү максатларында файдалану өчен федераль милектә булган 115 гектар мәйданны әйләнешкә кертү каралган.
– Бу максаттан төрле чаралар күрелә. Язгы Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш форумы Идел буе федераль округында иң эре һәм абруйлы тармак бизнес-платформасы булды, – ди Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Анастасия Сабликова.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: