Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 Май 2019, 12:11

Владимир Путин Торатауга киләчәк

Мәскәү экспертлары Башкорстстанда "Торатау" геопаркы концепциясен эшли. Максат - аны ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү.

Яңа проектны Русия Президентына күрсәтмәкчеләр. Шул сәбәпле Владимир Путинның Уфага килүе көтелә. Бу быел июльдә булачак. Аңа кадәр проект белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров танышачак.
Планга ярашлы, геопаркны төзү эшләре 2020 елга тамамланырга тиеш. Аның мәйданы 4389 квадрат метр тәшкил итәчәк. Парк төзүнең төп максаты - уникаль геологик һәм биологик, милли һәм мәдәни мирасны саклау, икътисади активлыкны күтәрү һәм туристлар ташкынын арттыру.
Геопаркка кызыклы геологик объектлары булган районнар территориясе дә керәчәк. Стәрлетамак, Ишембай, Гафури районнары турында сүз бара.
#ВладимирПутин
Читайте нас: