Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 Май 2019, 12:15

Кытай белән дуслыкка - 70 ел!

Русия Президенты Владимир Путин кичә үзенең “Бочаров ручей” резиденциясендә Кытай Халык Республикасының чит ил эшләре министры Ван Ины кабул итте.

Анда ике дәүләт мөнәсәбәтләренең төрле мәсьәләләре каралды.
Владимир Путин Ван Ига Пекинда “Бер пояс, бер юл” идеяләрен гамәлгә ашыруга багышанган халыкара конференциядә яхшы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бу идеянең кызыклы, эчтәлекле һәм зур әһәмияткә ия булуын белдерде.
“Ике яклы мөнәсәбәтләргә килгәндә, алар уңышлы үсешә”, дип билгеләде Президент.
Ван И, үз чиратында, ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләрнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында сүз алып барды. Бу уңайдан Русиягә Кытай лидеры Си Цзиньпинның килүе көтелә. Ван И ике лидер җитәкчелегендәге хезмәттәшлек яңа офыклар ачар, ике ил халкы өчен файда китерер, илләрнең үсешен тәэмин итәр, дигән ышаныч белдерде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: