Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 Май 2019, 12:09

142 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк

Ил Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы алдында ясаган чыгышында, кешеләр яшәгән территориядә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, дип белдергән иде. Башкортстан бу башлангычны тәгаен эшләр белән ныгыта.

Шул уңайдан гомумдәүләт проектлары кысаларында хәзерге вакытта безнең республикада 12 юнәлештә эш алып барыла: сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече бизнес, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура.
– Бу юнәлешләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру республика, илебез үсешенә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Агымдагы елда Башкортстан гомумдәүләт проектларына федераль бюджеттан – 34,2 миллиард, ә алты ел эчендә 170,6 миллиард сум акча алачак. Шуларның 6,44 миллиарды республикада торак һәм шәһәр мохите тармагына юнәлтеләчәк. Бу уңайдан республикада “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты да җәелдерелде. Ул җәмәгать һәм ихата территорияләрен төзекләндерү юнәлешләренә бүленә.
– Әлеге проект кысаларында быел 142 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. Моның өчен бюджеттан 1,4 миллиард сум бүленәчәк. 63 муниципаль район да бу программага кертелгән. Уфада “Кашкадан” паркы һәм Затонда “Волна” скверы әлеге проект кысаларында төзекләндерелә, – ди Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Антон Аристархов.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: