Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май 2019, 11:43

Владимир Путин Палестина Президенты белән очрашырмы?

Палестина дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас 15 июньдә Дүшәнбедә Азиядә үзара хезмәттәшлек һәм ышаныч чаралары буенча киңәшмә барышында Русия Президенты Владимир Путин белән ике яклы очрашуга өметләнә.

Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында Палестина тышкы эшләр министры Рияд Әл-Мәлики хәбәр итте.
“Мин киләсе айда Таҗикстанда хезмәттәшлек һәм Азиядә ышаныч чаралары буенча саммит узар дип уйлыйм, - диде ул. - Без бу юнәлештә актив эш алып барабыз. Президент Владимир Путин анда катнашачак, безнең Президентыбыз да анда булачак. Без саммит вакытында аларның очрашуын оештыру өстендә эшлибез".
Кремльнең матбугат сайтында Владимир Путинның Дүшәнбедә үтәчәк чарада Мәхмүд Аббас белән очрашырга планнары турында рәсми белдерүе әлегә юк.
#ВладимирПутин
Читайте нас: