Аңа Татарстанда җитештерелә торган самолет һәм вертолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр. Дәүләт башлыгы гаскәрләрдә куллану өчен әзер булган "Ту-160" һәм "Ту-22М3" самолетларын да карады.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Борисов, Русия оборона министры Сергей Шойгу, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров озатып йөрделәр.
Президент яңа "Ми-38Т" бортына күтәрелде, Русия Һава-космик көчләре өчен җыелган "Ми-8МТВ-5-1" самолетын карады. Дәүләт башлыгы санитария һәм коммерция өчен кулланыла торган «Ансат» җиңел гражданлык вертолетлары белән дә кызыксынды. Яңа вертолет техникасының өстенлекләре турында Владимир Путинга «Русия вертолетлары» холдингы генеральный директоры Андрей Богинский сөйләде
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә «Русия вертолетлары» башлыгы Казан вертолет заводында Оборона министрлыгы заказы буенча ике "Ми-38Т" хәрби-транспорт вертолеты әзерләнүен әйтте. Алар сынау көтә. Сынау процедураларын тәмамлау һәм вертолетларны гаскәрләргә җибәрү 2020 елның 1нче кварталыннан да иртәрәк булмаячак.