Кремль матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, лидерлар төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм перспективалары, шулай ук көнүзәк халыкара һәм төбәк проблемалар турында фикер алышыр дип көтелә.
Владимир Путин һәм Ван дер Беллен, шулай ук, Русия һәм Австрия гражданнар җәмгыятьләре арасында турыдан-туры элемтәләрне ныгыту максатында дәүләт башлыклары инициативасы буенча оештырылган “Сочи диалогы” иҗтимагый форумының оештыру утырышында катнашачак.
Әлеге диалог өчен яңа платформа төзү турында Русия һәм Австрия президентлары 2018 елның июнендә Венада килешкәннәр иде.