Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 Май 2019, 17:54

Владимир Путин киңәшмәне яңа форматта үткәрә

Русия Президенты Владимир Путин бүген оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәләр сериясен башлый. ТАСС хәбәр иткәнчә, алдагы серия яңа форматта узачак.

Мондый очрашулар үткәрү инде традициягә әйләнде. Андый цикллар ел саен май һәм ноябрь айларында уза.
Дәүләт башлыгы Оборона министрлыгы, башка ведомстволар, шулай ук оборона-сәнәгать комплексының әйдәүче предприятиеләре директорлары һәм конструкторлары катнашлыгында үткән киңәшмәләрнең хәрби төзелешнең төп аспектларын оператив һәм комплекслы карарга һәм, кирәк булган очракта, билгеләнгән планнарны ачыкларга мөмкинлек бирүен күп тапкырлар билгеләп үтте.
Моннан алдагы, ноябрьдәге, мондый очрашулар сериясендә Владимир Путин “күп кенә мәсьәләләр: армия һәм флотның хәрби мөмкинлекләрен арттырудан башлап, хәрби паритетны һәм дөньяда стратегик көчләрнең балансын саклап калуга кадәр” турында фикер алышты. Әмма шуннан соң дәүләт башлыгы әлеге чараларның форматын яңарту турында карар кабул итте. Бу идеяне Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгу һәм чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашуда әйтте.
Киңәшмәләренең яңа форматы турында сөйләгәндә Владимир Путин аның детальләрен ачмады, әмма яңа “Кинжал”, “Пересвет”, “Авангард”, “Сармат” комплексларын җитештерү һәм хәрби дежурлыкка кую эшләренең ничек баруын карарга теләвен белдерде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: