- Урамнар буйлап ветераннарның портретын тотып атлау - безнең тамырларыбызда да шушы яугирләрнең каны агуын, безнең геннарда да ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең кыйммәтләре барын аңлау ул. Шул рәвешле без алар кичергәнне кичерергә тырышабыз, без дә алар кебек була алуыбызны күрсәтәбез. Илгә ниндидер куркыныч янаса, без дә үзебезне шулай ук тотачагыбызны билгелибез, - диде ул.