Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 апрель 2019, 14:28

Хәвефсезлек - беренче урында!

Республика халкы май башында озайлы ялга китәчәк. Яллар 1 майдан 5 майга һәм 9 майдан 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

- Май бәйрәмнәрен барысы да көтә. Барлык муниципаль берәмлекләр буенча күп санда объектлар файдаланылачак, кешеләр күпләп төрле мәйданчыкларга җыелачак. Чараларда 300 меңгә кадәр кеше булыр дип көтелә. Шуңа күрә бу көннәрдә бәйрәм чараларында катнашучыларның тулы иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итәргә кирәк, — дип белдерде Республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе белән республика оператив штабның берлектәге утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Утырышта, шулай ук, җәйге Халыкара балалар уеннарында хәвефсезлекне тәэмин итү турында да сүз барды.
- Белүебезчә, уеннар 9 июльдән 14 июльгә кадәр барачак. Анда 30 илдән 2 меңгә якын спортчы-үсмер катнашыр дип көтелә. Уфада яшәү өчен 7 кунакханә һәм ярышлар үткәрү өчен 7 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Шуңа күрә бу балаларның хәвефсезлеге башкаланың теләсә кайсы почмагында тәэмин ителергә тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас: