Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 апрель 2019, 18:28

Парламентта беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясадылар!

Башкортстан парламентында тарихи көн — Дәүләт җыелышы-Корылтайда беренче тапкыр докладчы башкорт телендә чыгыш ясады. Бу хакта бүген парламентның пленар утырышында спикер Константин Толкачев белдерде.

-- Бүген - бездә тарихи көн: беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясадылар! — диде Константин Толкачев.
Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең 2018 елдагы эше турындагы хисап белән чыгыш ясады. Докладка комментарий рәвешендә депутат Әлфәрис Байчурин башкорт телендә чыгыш ясады һәм башка парламентарийларга синхрон аудиотәрҗемәдән файдаланырга тәкъдим итте.
Радий Хәбиров үзе дә чыгыш ясаганда башкорт телендә мисалга киң билгеле мәкальне китерде:
-- Бездә әйтүләренчә, “Күз курка, кул эшли!” Без сезнең белән якындагы елларда шулай эшләячәкбез. Югары максатлар өчен кыю рәвештә берләшергә һәм аларны бергәләп хәл итәргә кирәк! — диде республика җитәкчесе.
Читайте нас: