Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 апрель 2019, 18:25

Көчебез бердәмлектә!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы депутатларына 2018 елда республика Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап биреп, үткән чордагы казанышларны гына түгел, проблемаларны, эшләп бетермәгән мәсьәләләрне дә гадел билгеләде. Бу фикерне пленар утырыштан соң республика парламенты Рәисе Константин Толкачев җиткерде.

-- Бу яктан төбәк җитәкчесенең бүгенге чыгышын күпмедер дәрәҗәдә алга китеш, яңалык дип санарга мөмкин, – диде Константин Толкачев. - Депутатларга Хөкүмәтнең узган елдагы эшчәнлеге турында хисап кына түгел, республика тормышы да, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының көн тәртибендә торган мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар да тәкъдим ителде. Бу -- транспорт белән тәэмин итү, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыру, алданган өлешчеләр проблемасы, кайбер торак пунктларда су сыйфаты, урманны саклау, авыл территорияләрен үстерү һәм башка мәсьәләләр.
Чыгышның эчтәлегеннән гомум проблемаларны хәл итүдә власть органнарын, республика халкын, предприятие, оешмаларны берләштерүгә омтылыш күренә.
Республика җитәкчесе “Салават Юлаев” командасы уены белән дә мисал китерде. "Бөтен республика халкы бердәм булып, бер кеше кебек яраткан хоккей командасы өчен җан атты. Шундый ук хисләр белән, шундый ук бердәмлектә үз төбәкләрендәге барлык мөһим һәм игелекле эшләр өчен җан атарга кирәк. Бердәм булганда гына без республика халкы өчен уңайлы шартлар булдыра алабыз," - диде ул.
Республика парламенты, үз чиратында, сайлаучылар, властьның башкарма органнары, оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләргә әзер.
Читайте нас: