Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2019, 13:01

Парламентның чираттагы утырышы үтте

Кичә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәк­че­легендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның сигезенче пленар утырышы үтте. Көн тәртибенә 40лап мәсьәлә чыгарылган иде, шуларның 20се республика законнары проектларын тикшерү белән бәйле.

Депутатлар “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында”гы Законга үзгәрешләр кертте. Көн тәртибендәге көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – “Административ хокук бозулар турында Башкортстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты.“Башкортстан Республикасында урындагы әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукын алу тәртибе турында”гы Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты урындагы әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдаланучы белән урындагы үзидарә органы арасында бу тер-риториядә яшәүче халыкның социаль-икьтисади, экологик мәнфәгатьләрен үтәү хакында килешү төзү мөмкинлеген күздә тота. Килешү табылган файдалы казылма байлыкны ташыганда халык мәнфәгатен исәпкә алуны тәэмин итәчәк, юлларның сыйфатын яхшыртуга, урындагы халыкны карьерлардагы эшкә җәлеп итү һәм башка социаль проблемаларны хәл итәргә булышачак, районнарда экологик һәм социаль проблемаларга бәйле киеренкелекне киметәчәк.
Пленар утырышның көн тәртибенә башка закон проектлары да кертелгән иде.
Депутатлар Русия Федерациясе Президентының 2019 елга Юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай белән Ямал-Ненец автономияле округы Законнар чыгару Җыелышы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую турында карар кабул итте, республика шәһәрләре һәм районнарында мировой судьялар вазыйфасына кандидатураларны карады.
Читайте нас: