Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2019, 13:02

Без Кыргызстан белән дус!

Бүген Бишкәктә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров VIII "Стратегик партнерлык һәм интеграциянең яңа офыклары" Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Конференциядә ике илнең дәүләт структуралары, эре компанияләре һәм финанс институтларының 700дән артык вәкиле катнашты.
– Кыргызстан белән турыдан-туры элемтәләр Русиянең 71 төбәгендә җайга салынган, - диде Владимир Путин. - Ә быелгы визит барышында, билгеле булганча, Свердловск һәм Төмән өлкәләре, Коми-пермяк округы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бер сүз белән әйткәндә, ике ил төбәкләре вәкилләренең уртак, нәтиҗәле эше булачагы сизелә.
Дәүләт башлыгы үз чыгышында Русиянең Кыргызстанда әйдәп баручы инвесторларның берсе булуын ассызыклады. Русиянең гомум капитал салулары күләме 200 миллион доллардан артык тәшкил итә.
Алга таба хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Русия Президенты туризм, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне атады.
Президент конференциядә катнашучыларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Русия белән Кыргызстан төбәкләренең киләчәктә дә ике яклы партнерлыкны ныгытуда актив катнашачагына ышаныч белдерде.
Кыргызстан Президенты ассызыклаганча, Русия делегациясе визиты кысаларында гомум суммасы 6 миллиард доллардан артык булган килешүләр төзелгән.
Читайте нас: