Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2019, 13:16

Башлык идарәсендә үзгәрешләр

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган боерыкка ярашлы, Искәндәр Әхмәтвәлиев Башкортстан Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнеш буенча идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнде.

Төбәк җитәкчесенең икенче боерыгы белән Григорий Букреев үз теләге белән әлеге вазыйфадан бушатылды.
Радий Хәбиров кул куйган боерыкка ярашлы, Башкортстан Башлыгының элек Искәндәр Әхмәтвәлиев җитәкләгән Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм гражданнарны кабул итү буенча идарә начальнигы вазыйфасын башкару идарә начальнигы урынбасары, гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Алексей Попковка йөкләтелде.
Искәндәр Әхмәтвәлиев 1975 елның 31 декабрендә Уфада туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда башлаган Искәндәр Рәүф улы Милли яшьләр театры артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында режиссер, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы генеральный директорының урынбасары, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең режиссура кафедрасында өлкән преподаватель, Башкортстан Президентының җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшен оештыру буенча бүлек мөдире, Башкортстан Президентының Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча идарәсе начальнигы, Башкортстан Башлыгының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм кабул итү буенча идарә начальнигы вазыйфаларын башкарды.
Читайте нас: