Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2019, 13:12

Альбина Воробьева - тулы вәкаләтле вәкил

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган указга ярашлы, Альбина Воробьева Башкортстан Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайда тулы вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләнде.

Альбина Воробьева 1966 елның 11 апрелендә Уфа шәһәрендә туган. “Хокук белеме” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Альбина Равил кызы 1983 елда 93нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый. 1988-92 елларда – Дәүләкән районы кулланучылар җәмгыятендә юрист, 1992-94 елларда – Башкортстан дәүләт университетының финанс һәм хуҗалык хокукы кафедрасы ассистенты.
1994-2002 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең Баш дәүләт-хокук идарәсенең әйдәүче белгече, законнар чыгару бүлегенең баш белгече, хокукый экспертиза бүлегенең баш белгече, экспертиза бүлеге мөдире.
2002-2019 Башкортстан Президенты Хакимиятенең Дәүләт-хокук идарәсе начальнигы, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Дәүләт-хокук идарәсе начальнигы, Башкортстан Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайда тулы вәкаләтле вәкиле (2003 елның апреленнән) вазыйфаларын башкарды.
Башкортстанның атказанган юристы. “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән.
Читайте нас: