Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 март 2019, 18:33

Радий Хәбиров - дүртенче

“Медиалогия” үткәргән губернаторлар рейтингында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, февральдә янә бер баскычка күтәрелеп, 4нче урынга җитте.

Бу рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин — беренче, Санкт-Петербург мэры Александр Беглов — икенче урыннарда. Мәскәү өлкәсе җитәкчесе Андрей Воробьев өченче баскычны били.
Идел буе федераль округы күрсәткечләре буенча исә Радий Хәбиров озак вакыт инде беренчелекне били.