Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 март 2019, 18:40

Комитетта яңа җитәкче

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указына ярашлы, республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы итеп Римма Бойцова тәгаенләнде.

өбәк җитәкчесенең икенче указы белән Вячеслав Гыйләҗетдинов әлеге вазыйфадан үз теләге белән бушатылды.Римма Бойцова 1977 елның 1 декабрендә Уфа шәһәрендә туган. Петербург дәүләт элемтә юллары университетын тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. 2001-04 елларда Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетында укыта. 2005-12 елларда икътисад һәм финанс өлкәсендә Русия һәм чит ил компанияләрендә (“Берләшкән машина төзү заводлары”, “Электрозавод” җәмгыятьләре, “Containerships Group”) җитәкче вазыйфалар били. 2012-14 елларда Мәскәү шәһәре хакимиятенең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаментында Инвестиция эшчәнлеге идарәсе начальнигы, 2014-16 елларда – Мәскәүдәге “ВДНХ-ЭКСПО” бизнес-берәмлегенең башкаручы директоры, 2016-17 елларда Русия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты Проект эшчәнлеге департаментының өстенлекле проектлар координаторы булып эшли. 2017 елдан башлап әлеге вазыйфага тәгаенләнгәнгә кадәр – “Русия экспорт үзәге” җәмгыятенең бүлекчә җитәкчесе.
Читайте нас: