– Программа чараларга бай, – диде Константин Толкачев. – Беренче көнне безнең депутатлар катнашлыгында Федерация Советының алты комитеты утырышы үтәчәк. Анда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы тармагын, медицина технологияләрен үстерү, республика территориясендә аерым икътисади зона булдыру, дәүләт власте органнарының коммерция карамагында булмаган оешмалар белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе, чистарту корылмаларын реконструкцияләү юлы аша экологик хәлне яхшырту, 2020 елда республикада VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре тикшереләчәк.Константин Толкачев, шулай ук, программаның беренче көнендә Федерация Советы һәм Башкортстан командалары арасында волейбол һәм футбол буенча иптәшләрчә матчлар уздыру планлаштырылуы турында сөйләде. Моннан тыш, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Олег Мельниченконың Константин Толкачев һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Киреев белән очрашу, Русия парламенты Югары палатасының башка комитетлары рәисләренең депутатлар, республика Хөкүмәте әгъзалары белән очрашулары көтелә. Шулай ук, “2016-18 елларда дәүләт власте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе буенча Русия субъектлары рейтингы” темасына “түгәрәк өстәл” узачак.
13 мартта Федерация Советында Башкортстанның социаль-икътисади куәте күргәзмәсе ачылачак. Федерация Советының пленар утырышы кысаларында Башкортстанга багышланган “Русия Федерациясе субъекты сәгате” узачак. Әлеге мәсьәлә буенча Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгышлары планлаштырылган.