Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 февраль 2019, 10:45

Яңа үсеш ноктасы табарга кирәк!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русиянең сәнәгать форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр залында үтә.

– Форум республикада абруйлыга әверелде. Быел Уфа мәйданчыгын Русия төбәкләреннән тыш, Кытай, Көньяк Корея, Германия, Беларусь, Молдова делегацияләре сайлады. Бүген форум кысаларында дүртенче сәнәгать революциясе, санлы икътисад, инновацион технологияләр кертү һәм илебезнең бу процессларда тоткан урыны турында фикер алышачакбыз. Дәүләт башлыгы боларның барысына да җитди игътибар бирә. Мондый икътисад нигезендә хезмәтне сыйфатлы, акыллы, нәтиҗәле оештыру – сакчыл җитештерү, кеше ресурсларының яңа сыйфаты, мотивация, һөнәри компетенцияләр ята, – диде Радий Хәбиров.Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстанда хәзерге вакытта 14 зур предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль проектта катнаша. Инновацион куәтне үстерүдә дә җитди адым ясала. Республикада яшьләр инновацияле иҗатының 13 үзәге булдырылган. “Роснефть” компаниясе Уфа дәүләт нефть техник университеты белән берлектә уртак фәнни-мәгариф үзәге төзи.
Радий Хәбиров шулай ук форум кысаларында оештырылган “Машиналар төзү”, “Металл эшкәртү”, “Эретеп ябыштыру” һәм “Уфаның инновацион потенциалы” махсуслаштырылган күргәзмәләрен карады. Русиянең 15 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән 130дан артык компаниянең хезмәтләре, технологияләре һәм җиһазлары тәкъдим ителде.
Аерым алганда, күргәзмәдә “Горожанин” троллейбусының яңа моделе тәкъдим ителде. Ул 100 пассажир сыйдырышлы. Заказчының теләге буенча ул ГЛОНАСС навигация системасы, Wi-Fi, мультимедиа, видеокүзәтү, кондиционер модульләре, юл хакын автоматик рәвештә түләү системасы белән тәэмин ителә. Радий Хәбиров Уфа җитештерүчеләре һәм мэриясе белән электробусны сатып алу мөмкинлеге һәм шартлары турында фикер алышты.
Республика җитәкчесе, шулай ук, мәгълүмати табло, видеокүзәтү системасы, полицияне ашыгыч чакырту өчен ”хәвеф кнопкасы”, бушлай Wi-Fi һәм гаджетлар зарядкасы өчен USB-портлары белән җиһазландырылган “акыллы” тукталыш павильоны үрнәкләрен карады. Шулай ук, ул республиканың әйдәүче предприятиеләре җитәкчелеге белән очрашты. Аралашу барышында илдә сәнәгать үсеше өчен яхшы шартлар барлыкка килүен билгеләп үтте. Республикада сәнәгать җитештерүе индексы Русиядәге уртача күрсәткечләрдән арта. Республика өчен традицион тармаклар – нефть химиясе, авиация һәм машина төзүне үстерү турында да онытмыйча, башка юнә­леш­ләрдә дә үсешкә ирешергә кирәклеген ассызыклады.
– Сәнәгатьне алга әйдәү, инвестицияләр җәлеп итү өчен яңа үсеш нокталары да табарга кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бүген инвесторлар белән хезмәттәшлек юллары барлана, федераль үзәк белән яңа бәйләнешләр булдырыла.
– Уртак бурычыбыз – республикада гадел юридик, хокукый, административ, инвестицион мохит булдыру. Без моның өстендә эшлибез.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, индустриаль
парклар булдыру һәм үстерү мөһим эш юнәлешләренең берсе булып торачак. Алар саны буенча республика Русиядә алдынгылардан, әмма аларның нәтиҗәлелеге әлегә тиешле югарылыкта түгел.
– Республикада сәнәгать паркларын үстерү мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә аларны аз дип булмый. Әмма барыбер җитәрлек түгел, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: