Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 февраль 2019, 10:47

Саклык банкы – мөһим партнер

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Саклык банкы” җәмгыятенең Идарә рәисе урынбасары Олег Ганиев белән очрашты.

Анда, шулай ук, банкның Урал төбәк бүлекчәсе рәисе Владимир Черкашин, аның Уфадагы Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Марат Мансуров, республика Хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.– Саклык банкы белән хезмәттәшлек итү республика өчен бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстан Хөкүмәте белән банк арасында берничә килешү төзелгән, икътисадка ярдәм итүнең яңа формалары булдырыла.
Сөйләшүдә катнашучы яклар төрле өлкәләрдә арытаба хезмәттәшлек итү юнәлешләрен тикшерде. Аерым алганда, банк сәнәгать, авыл хуҗалыгы, инфраструктура, мәгариф һәм социаль проектларга, халык куллануы продуктларын җитештерүне арттыруга ярдәм итәргә әзер.
Читайте нас: