Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2019, 10:52

Республика җитәкчесе район башлыклары белән очрашты

Хөкүмәт йортындагы "Башлыклар сәгате"ндә Зианчура һәм Күгәрчен районнары хакимият башлыклары катнашты. Анда муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше, төбәктәге актуаль мәсьәләләр, инвестиция проектлары, социаль һәм инфраструктура объектлары төзелеше турында сүз барды.

Зианчура районы хакимияте башлыгы Дамин Юланов яңа бистәгә газ үткәрү, чистарту корылмалары төзелешен төгәлләү, районның көньяк өлешендә автозаправкалау станцияләре булмау мәсьәләләрен күтәрде һәм авыл хуҗалыгына дүрт инвесторны тәкъдим итте.
"Маяк" хуҗалыгында сарыкчылык кластеры булдырып, биредә сарыклар башын 25 меңгә җиткерү планлаштырыла. Яңа Чебенке авылында 1 280 башка сөтчелек фермасы һәм "Креммони групп" компаниясенең мал симертү мәйданы төзелешен тәмамлау, тагын кәҗә асрауны үстерү күз алдында тотыла.
Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев Морак авылында социаль-мәдәни үзәк бинасы төзелешен тәмамлау мәсьәләсенә кагылды. Киләчәктә анда күпфункцияле үзәк, гаилә үзәге, авыл хуҗалыгы хакимияте һәм башка учреждениеләр урын алачак.
Район башлыгы 50 урынга балалар бакчасы төзелеше һәм Воскресенское авылындагы мәктәпкә капиталь ремонт ясау, кайбер торак пунктларына су үткәрү мәсьәләсенә тукталды.
Фото: "Глава Республики Башкортостан" сайтыннан
Читайте нас: