Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2019, 10:50

Радий Хәбиров "Саклык банкы" җитәкчелеге белән очрашты

Республика җитәкчесе һәм "Саклык банкы" җәмгыяте Идарәсе рәисе урынбасары Олег Ганиев, банкның Урал төбәк бүлекчәсе рәисе Владимир Черкашин, аның Уфадагы Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Марат Мансуров, республика Хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашлыгында сөйләшү оештырды.

- "Саклык банкы" белән хезмәттәшлек итү республика өчен бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан Хөкүмәте һәм банк арасында берничә килешү төзелгән, икътисадка ярдәм итүнең яңа формалары эшләнә.
Сөйләшүдә катнашучы яклар төрле юнәлештәге хезмәттәшлек турында сүз алып барды. Бүген банк сәнәгать, авыл хуҗалыгы, инфраструктуралар, мәгариф һәм социаль проектларга, халык кулланышы продуктларын җитештерүне арттыруга ярдәм тәкъдим итә ала.
Олег Ганиев автомобиль юлларында йөрү кагыйдәләрен бозучыларны контрольдә тоту өчен фото һәм видеотеркәү комплекслары куюны финанслауга кагылды. Сөйләшүдә Ислам банкингын үстерү, "Русия өчен укытучы" проектына ярашлы, авылда эшли башлаган яшь укытучыларга өстәмә түләүләр мәсьәләсе зур кызыксыну уятты.
Радий Хәбиров исә республикада төзелеш өлкәсендә закон бозуга каршы җитди эш башлануын, бу җәһәттән ведомствоара төркем төзелеп, анда "Саклык банкы" вәкилләренә дә урын булачагын әйтте.
Фото: "Глава Республики Башкортостан" сайтыннан
Читайте нас: