Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 11:14

“Төп бурыч - халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү”

Русия Президенты Владимир Путин, гаиләдә балалар саны күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш, дип саный. Ил җитәкчесе балалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметергә тәкъдим итте. Бу турыда ул бүген Федераль җыелышка еллык Юлламасында әйтте.

Владимир Путин үз чыгышында инвалид балалар өчен пособиене 1 июньнән 10 мең сумга җиткерергә тәкъдим итте.
Шулай ук, ике балалы гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. Әлеге ташлама белән илдәге гаиләләрнең 70 проценты файдалана алачак.
“Төп бурыч - халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү”, - диде Владимир Путин.
Фото: РИА "Новости" сайтыннан
Читайте нас: