Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ил башлыгы чыгышына карата үз фикерен белдерде:– Әлеге документның төп идеясе илнең эчке социаль һәм икътисади үсеше, аның чикләре иминлеген, бәйсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, коммунизм килгәнен көтеп утырмыйча, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшлекле гамәлләр кылырга чакырып, Президент күпбалалы гаиләләр, пенсионерларның тормышын яхшырту буенча радикаль чаралар күрергә кирәклеген билгеләде. Социаль түләүләрне, хәерчелекне бетерү, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәктәпләрне модернизацияләү һәм техник яктан заманча коралландыру, төрле тармакларда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру, фәнне һәм югары технологияле җитештерүне үстерү бурычлары куелды. Дәүләт башлыгы Юлламада куйган бурычлар урыннарда оператив хәл итүне таләп итә.