Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 13:48

Халык яхшырак яшәргә тиеш!

Президент Владимир Путинның еллык Юлламасында социаль юнәлештә стратегик бурычлар билгеләнде.

Ил Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка чираттагы еллык Юлламасын җиткерүе узган атнаның иң төп вакыйгасы булды. Быелгы Юллама ил тарихында — 25нче, Владимир Путин тарафыннан 15нче булып тора һәм анда, нигездә, ил халкының тормыш сыйфатын арытаба яхшырту буенча яңа бурычлар билгеләнде. Бу җәһәттән Владимир Путинның быелгы Юлламасы Президентның узган елдагы “май указы”ның логик дәвамы булды дияргә дә мөмкин. Түбәндә Русия Президентының Юлламадагы, безнең карашка, иң мөһим булган аерым башлангычларын гәзит укучылар игътибарына җиткерәбез.
Планканы ике яшәү минимумына күтәрергә!
— 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә беренче һәм икенче бала өчен түләүләр планкасын әлеге бердән ике яшәү минимумына күтәрергә тәкъдим итәм. Бу өстәмә түләүләр алучы гаиләләр санын 1,5 тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Беренче һәм икенче балага гомер биргән гаиләләрнең 70 процент чамасы дәүләт ярдәме белән файдалана алачак.
5,5 мең сумнан — 10 мең сумга арттырырга!
— Бүген инвалид балаларны һәм тумыштан беренче группа инвалид балаларны тәрбияләү­челәргә пособие күләме 5,5 мең сум тәшкил итә. Агымдагы елның 1 июленнән аны 10 мең сумга ка-дәр арттырырга тәкъдим итәм. Әл­бәттә, бу да күп түгел. Шулай булуга карамастан, бала аеруча ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен бу сизелерлек булыр дип ышанам.
Балалар күбрәк булган саен — салым азрак
— Гаиләгә салым йөкләмәсе киметелергә тиеш. Биредә принцип гади: балалар никадәр күбрәк, салым шулкадәр азрак булачак. Бу җәһәттән күпбалалы гаиләләрнең күчемсез милкенә салым буенча федераль ташламалар күләмен арттырырга тәкъдим итәм. Аерым алганда, фатирда һәр балага өстәмә рәвештә — 5 квадрат метр өчен, шәхси йортта 7 квадрат метр өчен гаилә салым түләүдән азат ителәчәк.
Җир участокларына килгәндә, күпбалалы гаиләләрне 6 сутый мәйдан өчен салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итәм. Ягъни күпчелек җир участокларының 6 сутыйдан артмавын исәпкә алганда, алар җиргә салымнан, гомумән, азат ителә булып чыга. Әйтергә кирәк, пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр өчен мондый ташлама булдырылды да инде.
Дәүләт ахыргача субсидия­ләячәк
— Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка ипотека ставкасын — 9 процентка кадәр, аннары 8 һәм тагын да түбәнрәк төшерү буенча үзәк линияне ныклы тотарга кирәк. Әл-бәттә, биредә балалы гаиләләр аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мәгълүм булуынча, бу җәһәттән узган елдан алып илдә икенче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә ташламалы ипотека программасы эшләп килә. Алардагы процент ставкасы — 6 процент. Шуннан арткан процент өчен түләү­ләрне дәүләт субсидияли.
Шул ук вакытта мондый мөм-кинлектән нибары 4,5 мең гаилә файдаланган. Сәбәп нидә? Эш шунда: тәкъдим ителгән шартлар күпләрне канәгатьләндерми, чөнки гаилә торак сатып алганда тизгә түгел, озайлы вакытка исәп тота. Ә монда ничек килеп чыга: гаилә, торак алып, аның өчен ташламалы шартларда түли башлый да, өч яисә биш ел дигәндә процентларны дәүләт субсидияләве туктатыла. Шуңа да бүген мин дәүләт субси­дияләвен ипотека кредиты түләнеп беткәнче булдырырга тәкъдим итәм.
Өченче балага — 450 мең сум!
— Илдә макроикътисади хәл-нең тотрыклы булуын, дәүләтнең керемнәре артуын исәпкә алып, өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чаралары булдырырга тәкъдим итәм. Атап әйткәндә, андый гаи­лә-ләрнең ипотека кредитыннан 450 мең сум федераль казнадан түлә­нәчәк. Һәм бу башлангыч 2019 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлаячак. Моның өчен агымдагы ел бюджетында тиешле акчалар табуны йөкләтәм. Шулай итеп, ана капиталын да исәпкә ал­ганда, өченче балага гомер биргән гаиләләр хәзер 900 мең сум күлә-мендә дәүләт ярдәме алачак.
Яслегә чират булмаячак
— Балалар бакчаларына бәйле мәсьәлә тулысынча хәл ителде дияргә мөмкин. Чиратта — ясле-ләрдә җитәрлек урын булдыру. 2021 ел ахырына бу мәсьәлә тулысынча хәл ителергә тиеш. Моның өчен яслеләрдә — өстәмә рәвештә 270 мең, шул исәптән быел 90 мең урын булдыру бурычы тора. Алдагы өч елда бу максатларга федераль һәм төбәк казналарыннан 147 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Янә дә шул: яслегә, балалар бакчасына язылу, ташламаларны, пособиеләрне, салым вычетларын юллау бернинди өстәмә мәшәкать­сез һәм кәгазь боткасыннан башка башкарылырга тиеш. 2020 ел ахырына барлык дәүләт хезмәтләре дә заманча форматта күрсәте­лергә, ягъни мөрәҗәгать итү белән система запрос буенча автоматик рәвештә эш башларга һәм кыска вакытта гражданга тиешле дәүләт хезмәте күрсәтелергә тиеш.
Социаль контракт системасы кертелә
— Авыр тормыш хәлендә калганнар өчен социаль контракт системасы кертелә. Ул ничек эш-ләячәк? Дәүләт гражданнарга эшкә урнашуда һәм квалификациясен күтәрүдә ярдәм күрсәтәчәк. Ягъни гаиләгә шәхси хуҗалык булдыру яисә үзенең кечкенә эшен ачу өчен дистә меңнәр сум күләмендә акча биреләчәк. Һәркем өчен, тормыш хәл-шартларыннан чыгып, аерым программа булачак. Шул ук вакытта кеше бу очракта акча белән бергә үз өстенә аерым җавап­лылык та ала. Ягъни ул өстәмә һөнәр алырга, эш табарга, гаиләсен, балаларын тотрыклы керем белән тәэмин итәргә тиеш. Әлеге система дөнья­да күптән эшли һәм, тәҗрибә күрсәтүенчә, авыр хәлдә калган гражданнарга тормышын җайга салу, социаль-икътисади хәлен яхшырту өчен киң мөмкинлекләр ача.
Якынча исәпләүләр буенча, алдагы биш елда әлеге мөмкинлектән Русиядә 9 миллион кеше файдалана алачак. Алдагы елдан Хөкү­мәткә төбәкләр белән берлектә финанслау шартларында социаль контракт системасын актив рә-вештә үзләрендә гамәлгә кертүче субъектларга ярдәм күрсәтергә боерам.
“Ипотека каникуллары” бирелә
— Бүген гражданнар күптөрле кредитлар ала. Әлбәттә, кредит алганда үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләргә, шуннан чыгып эш итәргә кирәк. Әмма тормыш булгач, эшне югалтырга да, авыр чиргә тарырга да мөмкин. Һәм бу очракта кеше бик катлаулы хәлдә кала. Шуңа да кешеләрне яклау өчен аларны өстәмә яклау чараларын законлы нигездә булдырырга кирәк дип исәплим. Аерым алганда, “ипотека каникуллары” кертергә, ягъни авыр хәлдә калган гражданнарга кредит түләүләре буенча отсрочка бирергә тәкъдим итәм. Түләү вакытын күчерү аларга тәүдә аякка басу, аннары гына кредитын түләү мөмкинлеге булдырачак. Бу — катлаулы бурыч, әмма әлеге механизмны эшкә кушу — көн таләбе!
Илдар Фазлетдинов.
Шул ук вакытта...
20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында бизнеска басым ясауны туктатырга вакыт икәнлеген белдерде. Моның өчен киләчәктә санлы платформа төзеләчәк. Анда эшкуарлар бизнесларына төрлечә басым ясау, аларның эшчәнлегенә аяк чалу очраклары турында белдерә алачак. Шулай ук, 2021 елның 1 гыйнварыннан бизнесны конрольдә тотучы күзәтчелек өлкәсе буенча норматив актлар эшчәнлеге туктатылачагын да белдерде Президент.
Русия Федерациясенең Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Президентның әлеге башлангычын югары бәяләде һәм үз фикерен белдерде:
— Владимир Владимирович эшкуарларга карата ачылган җинаять эшләренең һәр икенчесе ахырына барып җитмәвен әйтте. Чыннан да, эшкуарларны төрлечә кысрыкларга тырышып, аларны закон бозуда гаеплиләр. Тикшерүләр еш кына хокук бозу очрагын теркәми. Без бу өлкәгә бик җитди карарга тиеш. Эшкуарлар ил бюджетының зур гына өлешен тулыландыра.
Гөлия Гәрәева.