Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 11:13

Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысы да эшләнәчәк

Русия Президенты Владимир Путин бүген Федераль җыелышка Юлламасында, гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез, дип белдерде.

“Без гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез. Русия хәзер бик авыр демографик вакытларны кичерә. Балалар туу кими”, - диде Президент һәм гаиләләрнең финанс хәлен яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.
Ил җитәкчесе, бала туу гаиләнең финанс хәлен начарлатырга тиеш түгел, дигән фикердә. “Шул максаттан торак өчен булган салымнарны киметү кирәк”, -- диде Президент.
Күпбалалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Мисал өчен, гаиләдә 3 бала икән, фатирның 15 квадрат метры өчен гаилә салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк.
Читайте нас: